news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда мошенниклыкның яңа төре ачыкланды

Дагстанлылар аны гамәлдә куллана белә

 (Казан, 23 апрель, “Татар-информ”). Билгесез кешеләр электрон терминалдан үзләре үк керткән акчаларны кире алу өчен махсус җайланмадан кулланганнар. Шикләнелүче 2 кеше – Дагстаннан 29 һәм 33 яшьлек адәмнәр “Ак мәчет” тукталышы янында җир асты кичүендә урланган акча белән тоткарланганнар. Аларның янында “модернизацияләнгән” купюралар да була. Алар шуның ярдәмендә терминалны “алдыйлар”, дип хәбәр итә “Шәһри Чаллы” газетасы.

Ачыкланганча, кыңгыр гамәлне кылучылар үз телефоннарына зур суммада акча салалар. Ә электрон терминаллар акча керүне исбатлагач, купюраларны кабаттан тартып алалар. Шулай итеп, алар Чаллыда 20,1 мең сум акча урлыйлар. Берничә көн элек Чабаксарда да шундый ук юл белән алар берничә терминалны 30 мең сумга “алдыйлар”.

"Мошенниклык" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Гаепләнүчеләрнең берсе үз гаебен тулысынча таныган. Тикшерү барышына кырыгалдарлар сак астына алынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot