news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда "Милли сәүдә маркасы" республика фестиваленең зона туры уза

Шәһәрдә сөт, ит продукциясе, кондитер һәм икмәк-күмәч эшләнмәләре, сәнәгать товарлары җитештерүчеләре продукциясе һәм хезмәтләре тәкъдим ителәчәк.

(Чаллы, 9 октябрь, «Татар-информ»). 22- 23 октябрьдә Чаллыда «КАМАЗ» мәдәният йортында "Милли сәүдә маркасы" республика фестиваленең зона туры уза.

Автошәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фестивальдә 70 тән артык сөт, ит продукциясе, кондитер һәм икмәк-күмәч эшләнмәләре, сәнәгать товарлары җитештерүчеләре продукциясе һәм хезмәтләре тәкъдим ителәчәк.

Ярминкә үткәрүнең максаты Татарстан җитештерүчеләренең сәүдә маркасын этәрү, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, җитештерүчеләр һәм күпләп, ваклап сатучы прдеприятиеләр арасында эшлекле элемтәләрне үстерүдән гыйбарәт.

news_right_1
news_right_2
news_bot