news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда “Милли бизәк” проекты талантларны барлый

Бу юлы Чаллы шагыйре Мирһади Разов шигырьләрен оста укучыны ачыклаячаклар

 (Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). Чаллыдагы “Яшүсмер” клубы каршындагы “Милли бизәк” проекты кысаларында татар балалары белән эш алып барыла: төрле бәйгеләр, кичәләр, очрашулар үткәрелә.

“Яшүсмер” клубының “Милли бизәк” программасы чираттагы шәһәркүләм бәйге игълан итте. Мәктәп укучылары арасында Чаллы шагыйре Мирһади Разов шигырьләрен уку буенча осталык конкурсында һәр бала катнаша ала. Бәйгенең беренче этабы мәктәпләрдә үтә. Ярымфиналга чыгучыларны мәртәбәле жюри сайлап ала. Ә инде җиңүчеләрне котлау тантанасы шагыйрьнең үзе белән очрашу кичәсендә була, дип белдерә “Шәһри Чаллы” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot