news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда микроавтобус җиңел машина белән бәрелешкән, өч кеше зыян күргән

Авария Тынычлык һәм Яшьлек проспектлары киселешендә килеп чыккан.

Чаллыда микроавтобус җиңел машина белән бәрелешкән, өч кеше зыян күргән
очевидцы

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Чаллыда микроавтобус җиңел машина белән бәрелешкән вакытта ике өлкән кеше һәм бала зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына авария шаһитлары хәбәр итте.

Шаһитлар мәгълүматы буенча, кичә көн уртасында Тынычлык һәм Яшьлек проспектлары кисешкән урында «Форд Транзит» микроавтобусы һәм «Хонда» җиңел машинасы бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте вакытында маршрут автобусында алты кеше булган. Авариядән соң хастаханәгә җиңел автомобиль йөртүчесен һәм микроавтобусның ике пассажирын озатканнар.



news_right_1
news_right_2
news_bot