news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда микроавтобус белән юл һәлакәтендә алты кеше имгәнгән

Пассажир микроавтобусын йөртүче 56 яшьлек ир-ат салонда кысылып калган.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). Чаллыда “ГАЗель” микроавтобусы белән чүп ташучы “КАМАЗ” машинасы бәрелешеп, алты кеше зыян күргән, дип яза “Челнинские известия” газетасы.

Юл-транспорт һәлакәте бүген көндез Автозавод базары тирәсендә булган.

Якынча мәгълүматларга караганда, чүп ташучы “КАМАЗ” йөртүчесе чүп төяргә дип юл кырыена туктаган. Йөк машинасына шунда ук пассажир автобусы килеп бәрелгән.

Бәрелешкәннән соң, “ГАЗель” нык яньчелгән, маршрутка йөртүчесе салонда кысылып калган. Һәлакәт урынына килгән коткаручылар 56 яшьлек йөртүчегә чыгарга ярдәм иткән һәм аны ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган.

“ГАЗель”нең биш пассажиры шулай ук төрле җәрәхәтләр алган. Өч зыян күрүчене автошәһәр хастаханәсенә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot