Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда «Җәмигъ» мәчетенең манаралары кайчан куелачагы билгеле булды
Узган ел дини комплекс хисабына 14 млн 278 мең сум кергән, бер ел элек 6 млн 467 мең сум акча җыелган.
(Чаллы, 25 февраль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллының «Җәмигъ» мәчете төзелешенә финанс ярдәме фондында узган елгы эш нәтиҗәләре турында хисап бирделәр һәм мәчет манаралары кайчан куелачагы турында сөйләделәр.
2019 елның төп казанышы иганә акчасы күләме ике тапкырдан күбрәккә арту булган. Узган ел төзелә торган дини комплекс хисабына 14 млн 278 мең сум кергән, бер ел элек 6 млн 467 мең сум акча җыелган.
Иганәчеләрнең активлыгы арту шул исәптән пиар-кампаниянең көчәюе белән дә бәйле: шәһәрдә төзелә торган мәчет турындагы баннерлар күбәйгән, дин тотучылар мәчетнең беренче катында намаз уздырган һәм шул рәвешле җәмәгатьчелекнең игътибарын аңа юнәлткән, акча җыю өчен урналар саны арткан, Сбербанкта электрон күчерүләр өчен QR-код теркәлгән. Ел нәтиҗәләре буенча, узган елның иң зур кертеме 5 млн сум тәшкил иткән, ә электрон күчерүләр ярдәмендә 60,8 мең сум җыелган.
Узган ел шулай ук генераль подрядчы алмашынуы билгеле булды. «СтройТраст» ҖЧҖкә алмашка танылган төзүче Алексей Горшковның «АНГ» ҖЧҖ килде.
Фонд җитәкчесе Уел Хөсәенов фикеренчә, «СтройТраст» ҖЧҖ проектны гамәлгә ашыруга зур өлеш керткән. Өч ел эшләү дәверендә төзүчеләр 2 мең куб метр бетон түшәгәннәр, нульле циклны төгәлләгәннәр, бинаның подвал өлешен торгызганнар. «Бу төзелеш компаниясе тырышлыгы белән объект шактый калыкты», — диде ул.
Хәзер якындагы өч ел дәвамында, манараларны да кертеп, мәчетнең монолит каркасын төзүне тулысынча төгәлләү планлаштырыла.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Чаллыда «Җәмигъ» мәчете 28 ел төзелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз