news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда Җәмигъ мәчете төзелешендә өмә үткәрделәр

Мәчеттә алты корпусының икесендә тимер-бетон монолит блоклар төзү буенча эшләр тәмамланды.

Чаллыда Җәмигъ мәчете төзелешендә өмә үткәрделәр
Набчелны ру

(Чаллы, 15 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда җирле мөхтәсибәтнең актив мөселманнары Җәмигъ мәчете төзелешенә өмәгә җыелды. Өмәгә җәмгыятьнең яшь вәкилләре дә, аксакаллар да килгән иде.

Чаллы халкы булачак мәчет территориясен чүп-чардан чистартты, шул рәвешле, бик интенсив эшләүче төзүчеләр эшен җиңеләйтте.

Төзелештә дин йорты комплексының алты корпусының икесендә тимер-бетон монолит блоклар төзү буенча эшләр тәмамланды.

Тиздән подрядчы - Алексей Горшковның «АНГ Холдинг» компаниясе дүрт манара корырга керешәчәк. Кышка мәчет түбә астына алыначак, шулай ук гөмбәз куелачак.

Чаллыда Җәмиг мәчете 28 ел элек төзелә башлаган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100