Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда Җәмигъ мәчете төзелешенә ярдәм итүчеләрнең исемнәрен ташка язып куячаклар
Хәйриячеләрнең исемнәрен ташка уеп язуны Чаллы мэры Наил Мәһдиев тәкъдим иткән.
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Чаллыда Җәмигъ мәчете төзелешенә ярдәм иткән хәйриячеләрнең исемнәре ташка уеп язылачак һәм мәчет янындагы мәйданга куелачак. Хәйриячеләр мәчет төзелешә акча, төзелеш материаллары белән ярдәм итте, кайберләре төзелештә шәхсән катнашкан.
Җәмигъ мәчете төзелешенә Финанс ярдәме күрсәтү фонды җитәкчесе Уел Хөсәенов әйткәнчә, мәчет формага керә башлагач, аңа кешләр һәм компанияләр күбрәк игътибар итә һәм акча күчерә башлаган. Хәтта башка төбәкләрдән дә акча күчергәннәр.
Кайбер эшмәкәрләр үзләренең продукциясе белән ярдәм итә. Мәсәлән, шушы көннәрдә генә бер эшмәкәр мәчет өчен витражлар ясарга тәкъдим иткән, дип яза «Челнинские известия».
Корылманы бизәү концепциясен эшләү дәвам итә. Кыйммәтле һәм гадирәк булган төрле вариантлар карала. Чаллы мэры Наил Мәһдиев хәйриячеләрнең исемнәрен ташка уеп язарга тәкъдим иткән. «Бу идея һичшиксез тормышка ашырылачак», — диде Уел Хөсәенов.
Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 2018-2021 елларда мәчетнең исәп-хисап счетларына 105 миллионнан артык акча күчерелгән. Агымдагы елның тугыз аенда әлеге сумма узган ел алынган акча күләменнән (46 млн) артып киткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз