Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда металл прокаты цехында янгын чыккан
Машина төзүчеләр урамында тимер калайларны салкын ысул белән прокатлау буенча шәхси цехта чыккан янгынның мәйданы 400 квадрат метр тәшкил иткән.
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Чаллыда металл прокаты цехында янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Янгын кичә Машина төзүчеләр урамында тимер калайларны салкын ысул белән прокатлау буенча шәхси цехта чыккан.
Бинаның антресоль катында 400 квадрат метр мәйданда ятьмәләр, төрү материаллары һәм автомобиль покрышкаларына ут капкан.
Ут белән көрәшүчеләр янгынны 35 минут эчендә сүндергән. Янгын электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз