news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда «Мерседес» хуҗасы руль артында үлгән, аның автомобиле алты машинаны бәрдергән

Бүген иртән Шишкин бульварында күмәк юл-транспорт һәлакәте булган.

Чаллыда «Мерседес» хуҗасы руль артында үлгән, аның автомобиле алты машинаны бәрдергән

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Чаллыда машина йөртүче руль артында үлгән, аның автомобиле алты машинаны бәрдергән.

Юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итүенчә, бүген иртән Шишкин бульварында «Мерседес» парковкадагы берничә җиңел машинаны бәрдергән.

«Мерседес» шоферын автомобиль салонында үле килеш табып алганнар. Ир-атның, мөгаен, йөрәге туктагандыр, шуннан соң аның машинасы автомобильләргә барып бәрелгән.

Юл-транспорт һәлакәтендә алты машина кузовына төрле зыян килгән. «Мерседес» шоферыннан тыш, зыян күрүче булмаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot