news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда машина көпчәкләре урлаган егетләрне тоткарлаганнар

13 декабрьдә, төнге бердә “Сөембикә” проспектында юл патруле “Лада Самара – 2” автомобилен туктаткан.

(Яр Чаллы, 14 декабрь, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Яр Чаллыда ЮХИДИ хезмәткәрләре машина көпчәкләре урлаган төркемне кулга алган. Бу хакта җирле Автомобиль инспекциясе хәбәр итә.

13 декабрьдә төнге сәгать бердә Сөембикә проспектында юл партуле дүрт яшь егет утырган “Лада Самар – 2” машинасын туктата. Аларның Чаллыга Актаныш районыннан килгәне ачыкланган.

Машинаны караган вакытта полиция хезмәткәрләре багажникта төрле маркалы машиналардан алынган 32 көпчәк таба. Бу кадәр детальне кайдан алганнарын егетләр аңлата алмаган.

Актаныш егетләрен “Үзәк” полиция бүлегенә алып киткәннәр. Автозапчастьләр урлауда шикләнеп, җинаять эше ачылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot