Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда машина күп йөри торган урамда бер автомобиль тулысынча янып беткән
Башта көчле шартлау тавышы була, аннан машина тулысынча ут белән каплана.
(Яр Чаллы, 29 октябрь, "Татар-информ", Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда машина күп йөри торган урамда бер автомобиль тулысынча янып беткән, дип хәбәр итә социаль челтәрдән кулланучылар.
Гадәттән тыш хәл кичә кичке дүртенче яртыда Шамил Усманов урамындагы “Тойота-центр” тирәсендә була. Шаһит булучылар башта көчле шартлау тавышы булды диләр, аннан машина тулысынча ут белән каплана.
9нче модель "Лада" автомобиле янган. Ялкын шулкадәр көчле була, хәтта аны вакыйга урыныннан ерак урнашкан биек катлы йортларда яшәүчеләр күрә. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр утны сүндерә. Янгынның сәбәпләре ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз