Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда маршрутка йөртүчесен укучыны елатканы өчен эшеннән алганнар
Аңа клиентлар белән аралашу буенча курслар үтәргә тәкъдим иткәннәр.
(Чаллы, 5 февраль, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәмәтдинова). Чаллыда маршрутка йөртүчесен мәктәп укучысының транспорт картасын тәрәзәдән ыргыткан өчен эшеннән алганнар. Бу хакта Чаллының башкарма комитетында хәбәр иттеләр.
Социаль челтәрләрдә микроавтобус йөртүчесенең 9 яшьлек мәктәп укучысын елату хәленә җиткерүе турында фикер алышу барган. Малай транспорт картасын сузган, анда акча булмаган. Ир бала әйтүенчә, әнисе кичтән акча салган булган.
Микроавтобус йөртүчесе балага кычкырып кына калмаган, картасын алып юлга, машина тәгәрмәчләре астына очырган. Ул эшеннән азат ителгән һәм административ җаваплылыкка тартылган. Шулай ук аңа клиентлар белән аралашу буенча курслар үтәргә тәкъдим иткәннәр. Ә техника хуҗаларына машина йөртүчеләр белән мондый хәлләр кабат булмасын өчен эш алып барырга күрсәтмә бирелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз