news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда "Манзара тәгәрмәче" куярга рөхсәт итмәскә мөмкиннәр

Ачыкланганча, төзелешкә рөхсәт әлеге участоктагы төзелеш планын 2016 елның 14 мартында раслаганга кадәр бирелгән.

(Чаллы, 5 июнь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллы прокуратурасы Җиңү паркында "Манзара тәгәрмәче" аттракционы төзелешенә бирелгән рөхсәткә ризасызлык белдерде, дип яза җирле басма.

Күзәтчелек ведомствосы документларны законсыз дип тапты һәм башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллинга ике документ буенча да риза булмавын белдерде.

"Төзелеш аудиты һәм инжиниринг дирекциясе" муниципаль казна предприятиесенә 2016 елның 12 гыйнварында төзелешкә рөхсәт бирелгән була. Шул вакыттагы Шәһәр төзелеше һәм җирдән файдалану кагыйдәләре буенча әлеге участокта аттракцион төзү тыелган була. Ул бары тик махсус билгеләнгән Р-1 ял-ландшафт территориясендә генә урнаштырыла ала. 2005 елда ук расланган гомумшәһәр үзәге планы проекты буенча әлеге урында кафе булырга тиеш була. Әмма Шәһәр төзелеше кодексы, проект планы һәм Шәһәр төзелеше һәм җирдән файдалану кагыйдәләрен бозып, башкарма комитетның вазыйфаи затлары "ДИАС" ка аттракцион төзелешенә рөхсәт бирә.

Ачыкланганча, төзелешкә рөхсәт әлеге участоктагы төзелеш планын 2016 елның 14 мартында раслаганга кадәр бирелгән. Тикшерү барышында капиталь төзелеш объекты документлары экспертларның уңай бәяләмәсен дә алмаганлыгы ачыкланган, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100