news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда мөслимәләр өчен көн саен ифтар узачак

Чаллы мөслимәләре "Әбүзәр" мәчете кафесында ай буена яшүсмер кызлар һәм туташлар өчен авыз ачу мәҗлесләре уздырырга карар итте.

(Чаллы, 16 май, "Тттар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллы "Хәләл-Үзәге"ндә шәһәр мөслимәләренең "Хәят" берлеге активы җыелышы узды. Ул башлыча Рамазан аена әзерлек мәсьәләсен тикшерде, дип яза җирле басма.

Чаллы мөслимәләре "Әбүзәр" мәчете кафесында ай буена яшүсмер кызлар һәм туташлар өчен авыз ачу мәҗлесләре уздырырга карар итте. Алар барышында яшь кызларны тормышка әзерләү буенча чаралар күреләчәк. Мәсәлән, ризык әзерләү, тегү, чигү һ.б. лар буенча мастер класслар үткәреләчәк. Һәр көнне шул рәвешчә 20-30 кызга ифтар оештыру ният ителә.

"Без кызлар белән эшлибез. Шундый ук эшнең мөселман егетләре белән дә алып барылуын теләр идек. Гомумән, мөселман яшьләре белән активрак эшләвебез кирәк. Мөселман яшләренең даими эшләүче Үзәген оештыра алсак бу тагын да яхшырак булыр иде,"- диде җыелышта "Хәят" берлеге җитәкчесе Римма ханым Исхакова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100