Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда мөселман яшьләре арасында татарча көрәш һәм кул көрәше буенча турнир уза
Иң зур бүләк – Хаҗга юллама, ул барлык авырлык категориясендә җиңүчеләр арасында җирәбә юлы белән уйнатылачак.
(Казан, 9 апрель, "Татар-информ"). Бүген Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Мөселманнарының Диния Нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча IX мөселман яшьләренең берләшкән турниры уза. Ярышларда республиканың 19 районыннан һәм якын төбәкләрдән - Башкортостан, Оренбург һәм Киров өлкәсеннән 100 дән артык спортчы катнаша. Бу хакта Татарстан Мөселманнарының Диния Нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сүз уңаеннан, мөфти Камил хәзрәт Самигуллин, журналистлар соравына җавап биреп: " Хаҗга үз хәләл көче белән эшләп тапкан матди мөмкинлеге булган һәркем, шул исәптән спортчылар да бара ала", - диде. Хәзрәт әйтеп узганча, һәр мөселман ышаныч, гыйлем һәм физик көчкә ия булырга тиеш.
Бүгенге ярышларда катнашучылар арасында 3 дөнья чемпионы, 10 спорт мастеры һәм 7 спорт мастерына кандидат бар. Уеннарга көрәш буенча - 53, кул көрәше буенча 48 спортчы килгән. Алар барысы да алдан намаз уку тәртибен белү буенча тест узган.
Көрәш ярышы - 60, 70, 80, 90, 100 һәм 100 килограммнан югары, кул көрәше 75 килограммга кадәр, 85 һәм 85 килограмнан югары авырлык категорияләрендә уза.
Уеннарның бүләкләү фонды түбәндәгечә: һәр авырлык категориясендә җиңүчеләрне Диплом һәм акчалата бүләкләр көтә: I урын - 10 мең сум, II урын - 7 мең сум , III урын - 5 мең сум, ә җиңүче команда Татарстан Республикасы Мөселманнарының Диния Нәзарәте кубогы белән бүләкләнәчәк. Иң зур бүләк – хаҗга юллама. Ул барлык авырлык категориясендә җиңүчеләр арасында җирәбә сайлау юлы белән уйнатылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз