news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда мөселман егетләре бил алышачак

Ә җиңүче командага ҮДО – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогы бирелә.

(Чаллы, 21 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Мирһади Разов). Чаллыда мөселман яшьләренең татарча бил алышу һәм кул көрәше буенча X Берләштерелгән Республика ачык турниры узачак, дип яза җирле басма.

Ул 7 апрельдә "Витязь" спорткомплексында була. Турнирда фәкать намаз укучылар гына катнаша ала. Шуңа күрә көрәшчеләр башта намаз гыйбадәтен белү буенча әңгәмә узалар. Турнир ахырында үз төркемнәрендә җиңүчеләр арасында шобага салу уздырыла һәм анда отучы турнирның иң олы бүләге - Олуг хаҗга Юллама белән бүләкләнә. Былтыр мондый бәхет Түбән Кама вәкиле, 70 кг. кадәр үлчәүдә кул көрәше буенча чемпион булган Илгиз Нәфыйковка елмайды. Ә калган җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата призлар тапшырылды.

Ә җиңүче командага ҮДО – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогы бирелә.

Былтыр бу мәртәбәле бәйгеләрдә: бил алышуда һәм кул көрәшендә җөмһүриятебезнең 19 шәһәр районыннан һәм Башкортостанның Октябрьский шәһәреннән, Балтач районыннан 103 мөселман спортчысы, шул исәптән танылган 17 спорт мастеры һәм спорт мастерлыгына кандидат көч сынашты. Былтыр төп приз –кубокны Чаллы командасы яулады. .

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100