news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда Мәләкәс елгасына күпердән егылган хатын-кызны чыгарганнар

Коткаручылар табибларга тапшырган хатын-кыз бер сәгатьтән соң үлгән.

Чаллыда Мәләкәс елгасына күпердән егылган хатын-кызны чыгарганнар
МЧС РТ

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Чаллыда коткаручылар Мәләкәс елгасына күпердән егылып төшкән хатын-кызны чыгарган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«6 нчы зона коткару хезмәткәрләре ГЭС һәм ЗЯБ бистәләре арасында урнашкан күпер янына бардылар. Елгага күпердән хатын-кыз егылып төшкән. 23.25 сәгатьтә коткаручылар аны табып алалар, ярга алып чыгалар һәм табибларга тапшыралар», – дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Коткаручылар табибларга тапшырган хатын-кыз бер сәгатьтән соң үлгән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot