Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында кызамык белән авыруның ике очрагы теркәлгән
Бер бала әлеге авырудан прививка ясатырга мөмкин булган яшькә җитмәгән, ә икенчесенең әти-әниләре вакцинациядән баш тарткан.
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Чаллыда мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында кызамык белән авыруның ике очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шул ук вакытта бер бала әлеге авырудан прививка ясатырга мөмкин булган яшькә җитмәгән, ә икенчесенең әти-әниләре вакцинациядән баш тарткан.
Автокалада әлеге очраклар теркәлүгә бәйле рәвештә, авыру балалар белән контактка кергән затларга прививка ясыйлар. Моңарчы кызамык белән чирләмәгән, аңа каршы прививка ясатмаган, бер тапкыр ясаткан яки прививка турында мәгълүматлары булмаган барлык кешеләр вакцинация узарга тиеш. Әлеге чара, ничә яшьтә булуына карамастан, барысына да кагыла.
Кызамыкка каршы прививка ясатмаган балаларны бакчалар, мәктәпләр һәм башка балалар коллективларына вакытлыча кабул итмәскә мөмкиннәр, дип искәртәләр республика Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз