news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда мәктәп укучысы полициягә мәктәптә шартлау турында хәбәр иткән

Шаярткан 8 яшьлек малайның әти-әнисе административ җаваплылыкка тартылган.

(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”). Чаллыда икенче сыйныф укучысы полицейскийларга мәктәптә шартлау турында хәбәр иткән. Бу хакта “Челнинские известия” газетасы хәбәр итә.

Әлеге хәл шимбә булган. Көндез полициягә мобиль телефоннан ир бала шалтыратып, мәктәптә шартлау булды, дигән.

Хокук сакчылары телефоннан шаяртучыны кайнар эздән тапкан. Ул шәһәрнең 37нче комплексында яшәүче сигез яшьлек ир бала булып чыккан.

Шаярткан малайның әти-әнисе, улларын тиешенчә тәрбияләмәүләре өчен,  административ җаваплылыкка тартылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100