news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда мәктәп тәрәзәсенә пневматик мылтыктан атканнар

Гадәттән тыш хәл җиденче комплекстагы 35нче гомуми белем бирү учреждениесендә булган.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Чаллы үзәгендә билгесез кешеләр мәктәп тәрәзәсенә пневматик мылтыктан аткан, дип хәбәр итә «Челнинские известия».

Гадәттән тыш хәл җиденче комплекстагы 35нче гомуми белем бирү учреждениесендә булган.

Педагогларның берсе полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул тәрәзәләрдә тишекләр барлыкка килүе хакында сөйләгән. «Алар пневматик мылтыктан атканнан соң калган эзләргә охшаган», - дигән ул.

Хәзерге вакытта хокук сакчылары хулиганнарның шәхесләрен ачыклый.

news_right_1
news_right_2
news_bot