Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда мөхтәсибәт вәкилләре юл кырыенда төзелүче мәчеттә дога кылды
Мәчетнең манарасы 21 метрлы булачак, мәчет янәшәсендә хәләл кафе ачу планлаштырыла.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Чаллы, 7 сентябрь, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда мөхтәсибәт вәкилләре юл кырыенда төзелүче мәчеттә дога кылды. Орлов боҗрасы районында Казан – Уфа юлында мәчет төзелеше өч ай элек башланды. Дин йортының беренче каты төзелеп беткән.
Проект нигезендә мәчет берьюлы 210 кешене сыйдыра алачак. Биредә намаз бүлмәсе, уку сыйныфлары, имам бүлмәсе булачак. Мәчетнең манарасы 21 метрлы булачак, мәчет янәшәсендә хәләл кафе ачу планлаштырыла.

Дин вәкилләре мәчетнең уңышлы төзелеше өчен дога кылды. Чаллыда ул унбишенче мәчет булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз