news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда җәмәгать транспортында йөрү бәясен Яңа елга кадәр арттырмаска вәгъдә итәләр

Автокалада җәмәгать транспортында йөрү бәясен арттыруга бәйле мәсьәлә хакында 2019 елда фикер алышачаклар.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Чаллыда пассажирлар ташучы оешма вәкилләре җәмәгать транспортында йөрү бәясен Яңа елга кадәр күтәрмәскә вәгъдә итә. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

«Бу мәсьәләне без Яңа елдан соң гына күтәрәчәкбез», - дигән «Пассажирские перевозки» ҖЧҖ генераль директоры Николай Тятюшкин.

Аның сүзләренчә, бу озакка сузыла торган процесс, моның өчен документлар пакеты әзерләргә, икътисади яктан нигезләргә кирәк.

  • Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Казанда пассажирларга хезмәт күрсәтүчеләр җәмәгать транспортында йөрү бәясен 33 сумга кадәр арттырырга тәкъдим итүе хакында хәбәр итте. Әмма шәһәр хакимияте яңа тарифлар кертүне әлегә кичектереп торды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100