news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда лицей бинасына оялаган шөпшәләрне алу өчен коткаручылар чакырганнар

Шөпшәләр бина кыегына оялаган булган.

(Казан, 11 август, "Татар-информ"). Чаллыда лицей бинасына оялаган шөпшәләрдән арыну өчен коткаручыларга мөрәҗәгать иткәннәр. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ашыгыч хезмәтнең бердәм 112 номерына 36 нчы лицей бинасы кыегына шөпшәләр оялавы турында хәбәр иткәннәр.

Чакыру буенча килгән коткаручылар шөпшә оясын юк иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot