Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда Ленд Ровер машинасы янган - видео
Һәлакәт Чәчәкле бульварда булган.
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген бердәм 112 номеры диспетчерлык хезмәтенә Чаллы шәһәрендә Чәчәкле бульвар урамының 8нче йорты янында автомобиль януы турында хәбәр алынды, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Һәлакәт урынына 54нче янгын коткару часте хезмәткәрләре, полицейскийлар, ашыгыч ярдәм бригадасы һәм «Чаллыгаз» предприятиесе вәкилләре килгән. Янгын сүндерүчеләр машина капотыннан куе кара төтен чыгуын күреп алган.
2015 елгы ак «Ленд Ровер» йортлар арасында машина кую урыны булмаган җирдә калдырылган. Янгын тиз арада, янгын сүндерүчеләр килеп ике минут үткәч тә сүндерелгән.
Янгын нәтиҗәсендә машинаның мотор өлеше янган. Янгын чыгуның фаразланган сәбәбе – транспорт чарасы системасының, механизмнарының төзек булмавы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз