Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда «Лада» машинасы, «БМВ» һәм автобус белән бәрелешкәч, аздан гына күпердән очмаган
Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Чаллы проспектында булган.
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Чаллыда «Лада» машинасы, «БМВ» һәм вахта автобусы белән бәрелешкәннән соң, аздан гына күпердән очмаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.
Юл-транспорт һәлакәте бүген иртәнге сигезенче яртылар тирәсендә Чаллы проспектында булган. Биредә «Лада» һәм «БМВ» автомобильләре, шулай ук «ПАЗ» автобусы юлны бүлешә алмаган.
Фотодан күренгәнчә, авария нәтиҗәсендә җиңел автомобиль кузовының алгы өлеше, уң яктагы пассажир ишекләре, арткы өлеше һәм багажнигы зыян күргән.
Аварияне үз күзләре белән күрүчеләр хәбәр иткәнчә, юл һәлакәте булган урынга килгән табиблар зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәткән. Һәлакәтнең сәбәпләре һәм зыян күрүчеләрнең төгәл саны ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз