news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда «Лада» машинасы бәрдергән ир-ат фаҗига урынында һәлак булган

Җәяүленең гәүдәсе фаҗига урыныннан 50 м ераклыкта трамвай рельслары арасында табылган, аның бер аягы да өзелгән булган.

(Чаллы, 30 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда тугызынчы модель «Лада» бәрдергән ир-ат фаҗига урынында һәлак булган. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итте.

Шаһитлар раславынча, «ВАЗ-2109» автомобилен йөртүче үз машинасы артыннан куа килгән юл-патруль хезмәте инспекторларыннан качарга омтылган.

Юл һәлакәте Муса Җәлил проспектында «Поликлиника» тукталышы янында булган. Кулына чәчәк тоткан ир-ат светофорның яшел утына зебрадан чыгып барганда, аны «Лада» автомобиле бәрдереп киткән. Җәяүле һәлакәт булган урыннан 50 метр читкә барып төшкән.

Шаһитлар әйтүенчә, ир-ат тукталыш аша «очып чыккан», бер аягы өзелгән җәяүлене трамвай рельслары янында табып алганнар. «Ашыгыч ярдәм» табиблары һәлакәт урынына килгәндә, аның тәне суынган булган инде.

Юл һәлакәтендә гаепле шоферны тоткарлаганнар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100