news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда «Лада» автомобиле зур тизлектә бетон киртәгә килеп бәрелгән, шоферы үлгән

«Лада Гранта» автомобиленең 27 яшьлек йөртүчесе, башлангыч мәгълүматларга караганда, зур тизлектә хәрәкәт иткән, көн дә яңгырлы булган.

Чаллыда «Лада» автомобиле зур тизлектә бетон киртәгә килеп бәрелгән, шоферы үлгән

(Чаллы, 10 июнь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәмммәтдинова). Чаллыда «Лада» автомобиле зур тизлектә бетон киртәгә килеп бәрелгән, шоферы үлгән. Бу хакта җирле Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Юл һәлакәте төн уртасында Садоводческая урамында булган. «Лада Гранта» автомобиленең 27 яшьлек йөртүчесе, башлангыч мәгълүматларга караганда, зур тизлектә хәрәкәт иткән, көн дә яңгырлы булган. Кайсыдыр мизгелдә ул идарәсен югалткан, машина әйләнеп капланган һәм бетон киртәгә килеп сыланган.

Җиңел автомобиль шоферы, «ашыгыч ярдәм» машинасы килгәнче, шунда ук җан биргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot