news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда «Кыскасы» әдәби лабораториясенә эшләр кабул итү тәмамланды 

Барлыгы 15 автор иҗат эшләрен жюри игътибарына тәкъдим итте.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Гөлназ ХӘбибуллина). Чаллыда «Кыскасы» дип исемләнгән кыска жанрда чәчмә әсәр язу буенча әдәби лабараториягә эшләрне кабул итү тәмамланды. Бу хакта лабораторияне оештыручы URBANTATAR берләшмәсе хәбәр итә. 

«Кыскасы» әдәби лабораториясе — яшь язучылар өчен интенсив. Проектның максаты — татар прозаикларын татар телендә чәчмә әсәрләр язуга өндәү, шулай ук милли прозаны үстерү. Әдәби лаборатория Аксубай сәнгать мәктәбе белән берлектә Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы максатчан гранты кысаларында уздырыла.

Проектның төп үзенчәлеге — катнашучылар өчен интенсив белем бирү программасы оештыруда. Быел спикерлар арасында әдәбият белгечләре генә түгел, башка өлкә экспертлары да бар иде. Лабораториядә катнашучыларга лекцияләрне язучы Ландыш Әбүдарова, журналист һәм язучы Шамил Идиатуллин, кино режиссеры Илшат Сәетов, рәссам Данил Әхмәтшин һәм башкалар укыды. 

Белем бирү программасын узганнан соң катнашучылар бер ай дәвамында хикәя язды. Барлыгы 15 автор иҗат эшләрен жюри игътибарына тәкъдим итте. Алар арасында латин графикасында язылган хикәяләр дә бар. 

Жюри әсәрләргә 6 критерий буенча бәя бирәчәк. 

Әдәби лаборатория быел икенче тапкыр үткәрелә. Узган ел проектта татар телендә язылган хикәяләре белән 8 автор катнашкан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100