news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда кыска ялганыш аркасында мәктәпнең бер катында ут беткән, бинага төтен таралган

Бинаның дүртенче катында урнашкан электр щиты бүлмәсендә кыска ялганыш килеп чыккан.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Чаллыда аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган 50 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең бер катында кыска ялганыш аркасында ут беткән, бинага төтен таралган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына мәктәптә янгын чыгу турындагы хәбәр бүген 13.22 сәгатьтә килә. Урынга Чаллы янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре юл тота. Бинаның дүртенче катында урнашкан электр щиты бүлмәсендә кыска ялганыш килеп чыгуы ачыклана. Нәтиҗәдә, бинаның дүртенче катында ут бетә.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче, бинадан 35 кеше эвакуацияләнә, шуларның 30ы – балалар. Зыян күрүчеләр юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100