news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда, кулына пычак тотып, микрозайм офисын талаган ир-атны эзлиләр

Ир-ат офиска кереп, клиентлар чыгып беткәнен көтеп торган һәм кассирдан 7 мең сум микрозайм таләп иткән.

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Чаллыда ир-ат пычак белән кассирга янап, микрозайм офисын талаган. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә кич «Автозавод» полиция бүлегенә 21 яшьлек кыз мөрәҗәгать иткән. Ул берничә минут элек билгесез ир-ат кыз эшләгән микрофинанс компания офисына керүе һәм пычак белән янап, кассадан 7 мең сум акча алып чыгып киткәнлеген сөйләде», – диделәр ведомство матбугат хезмәтендә.

Зыян күрүче ир-атның офиска керүен, клиентлар чыгып беткәч займ турында сораулар бирә башлавы турында да сөйләгән. Аннары ул сумкасыннан пычак чыгарган һәм 7 мең сумны сумкага салуын сораган һәм чыгып киткән.

Полицейскийлар видеокамераны карап, шикләнелә торган заның билгеләрен ачыклаган. Аңа 40-45 яшь чамасы, буе 175-180 см, ябык гәүдәле. Ир-ат кара куртка, кара кепка һәм караңгы төстәге чалбар кигән булган. Үзе белән зур булмаган сумкасы булган.

Бу фактка карата «Талау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100