Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда кул көрәшендә беренче урын алучылар арасында хаҗга юллама уйнатылачак
Ярыш Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан үткәрелә.
(Казан, 21 март, «Татар-информ»). 2022 елның 26 мартында Чаллы шәһәрендә мөселманнар арасында татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән Россиякүләм турнир үтәчәк. Быел көрәштә командалар арасында Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100 еллыгы Кубогы, ә үз авырлык категориясендә беренче урын алучылар арасында җирәбә нигезендә хаҗга юллама уйнатылачак.
ТР Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, бәйге 13нче тапкыр Татарстан мөфтияте, Чаллы шәһәре башкарма комитеты, Россиянең һәм Татарстанның көрәш федерацияләре һәм Чаллы мөхтәсибәте тарафыннан оештырыла.
Ярышта Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән 100гә якын спортчының катнашуы көтелә. Көрәшкә 18 яше тулган, намаз укучы, тиешле физик әзерлеккә һәм медицина рөхсәтенә ия мөселманнар кертелә. Катнашучылар үлчәнгәнгә кадәр намаз уку кагыйдәләрен белү буенча тест биремнәре үтәчәкләр. Спортчыларның көрәш спорт киемнәреннән һәм түбәтәйдән булулары шарт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз