news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда кою заводында эшче плитә астында калып һәлак булган

39 яшьлек слесарь үлгән урында тикшерү төркеме эшли.

(Чаллы, 28 август, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда кою заводында эшчене плитә баскан. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе Чаллы бүлекчәсендә хәбәр иттеләр.

Фаҗига көннең беренче яртысында чуен кою барышында килеп чыккан. Җиһазның этелмәле өлешеннән плитә ычкынып китеп, 1нче ЦРОның 39 яшьлек слесаре өстенә төшкән. Ул урында ук һәлак булган.

Фаҗига булган урында тикшерү төркеме эшли.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot