news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда коткаручылар торак йорт түбәсеннән ике баланы төшергән

10 һәм 11 яшьлек ике малай Гайдар тыкрыгындагы 20нче йорт түбәсендә урнашкан җылылык пункты янында уйнаган.

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Чаллыда коткаручылар торак йорт түбәсеннән ике баланы төшергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә 112 бердәм номерына ике малайның Гайдар тыкрыгындагы 20нче йорт түбәсендә урнашкан җылылык пункты янында йөрүе хакында хәбәр килгән.

6нчы зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре өлкәннәрдән качкан балаларны вентиляция шахтасында эзләп тапкан.

10 һәм 11 яшьлек ике малайны түбәдән төшереп, полицейскийларга тапшырганнар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot