news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда Косаки авыруы эпидемиясе юк

Узган ел шундый чирлеләр 48 кеше теркәлгән булса, быел 30 кеше авырган.

(Чаллы, 5 октябрь↨, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Мирһади Разов). Чаллыда Косаки вирусы йоктырып авыручылар саны күбәйгән, шәһәрдә эпидемия башланган дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. Бу турыда шәһәр йогышлы авырулар хастаханәсендә белдерделәр, дип яза җирле басма.

Дәвалау учереждениесенең баш табиб урынбасары Татьяна Әгъләмова әйтүенчә энтеровирус инфекциясенең берничә төрле була, әммә хастаханәгә чирләп килүчеләрнең берсендә дә Косаки вирусы формасы теркәлмәгән. Җәй көне ел да Чаллыда энтеровирус инфекциясе йоктыручылар күбәя икән, гадәттә болар- җылы якларда ял итүчеләр. Узган ел шундый чирлеләр 48 кеше теркәлгән булса, быел 30 кеше авырган.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot