news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда коронавирусның биш яңа чыганагы ачыкланган

Авырулар «Автозапчасть», «Раритэк», «Ника», «Домкор Индустрия», КАМАЗ автомобиль заводы кебек компанияләрдә табылган.

Чаллыда коронавирусның биш яңа чыганагы ачыкланган

(Чаллы, 14 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең биш яңа чыганагы ачыкланган. Бу хакта мэриядә узган киңәшмәдә шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев хәбәр итте.

Авырулар «Автозапчасть», «Раритэк», «Ника», «Домкор Индустрия», КАМАЗ автомобиль заводы кебек компанияләрдә табылган. «Барлык предприятиеләрдә санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү буенча тикшерүләр бара», - диде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкиле.

Шулай ук шәһәрдә санитар тикшерүләр дәвам итә, дип искәртте Бариев. Бер атна эчендә тикшерүчеләр 12 кибет һәм сәүдә үзәгендә, җиде кафе һәм ресторанда, алты медицина учреждениесендә, ике мәктәптә, сигез балалар бакчасында булды. «Чаллы Реаүзәк» һәм «Дента+» стоматология клиникасы кебек дәүләтнеке булмаган медицина учреждениеләрендә җитешсезлекләр ачыкланган.

Бу атнада Роспотребнадзор Яңа ел алды сәүдә нокталарын тикшерү белән шөгыльләнәчәк һәм Чаллы кунакханә комплексында тикшерүләр дәвам итәчәк, диде автошәһәрнең баш санитар табибы.

Чаллыда пандемия вакытында Covid-19 инфекциясенең лабораториядә расланган 1164 очрагы ачыкланган. 103 кеше медицина күзәтүендә тора. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100