news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда Корбан бәйрәме вакытында куркынычсызлык чараларын көчәйтәләр

Мөселман бәйрәме быел 20 июльдә билгеләп үтелә.

(Казан, 5 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Корбан гаете вакытында Чаллы полициясе куркынычсызлык чараларын көчәйтәчәк, дип хәбәр итте мэриядә узган киңәшмәдә шәһәрнең Эчке эшләр идарәсе башлыгы урынбасары Михаил Чекмарев.

Мөселман бәйрәме быел 20 июльдә билгеләп үтелә. Бу уңайдан шәһәрнең 15 мәчетендә намаз укыла. Аларда өч меңнән дә ким булмаган дин тотучы катнашыр дип көтелә. Корбан чалу Сидоровка бистәсендәге махсус җиһазландырылган мәйданчыкта 22 июльгә кадәр үткәреләчәк.

«Бу көннәрдә җәмәгать тәртибен саклауга полиция, Росгвардия, муниципаль полиция хезмәткәрләре, шәхси саклау оешмалары хезмәткәрләре җәлеп ителәчәк. Безнең бурыч - шәһәр территориясендә террорчылык актларын һәм экстремистлык күренешләрен булдырмау. Шуңа бәйле рәвештә тәүлек әйләнәсе кизү тору оештырыла. Мөселманнар җыелу урыннары кинолог һәм саперлар ярдәмендә алдан тикшереләчәк, намаз уку һәм башка территорияләрдә кулдан эшләнгән һәм стационар металл эзләгечләр кулланып иминлек периметрлары булдырылачак», — дип хәбәр итте Чекмарев.

Элегрәк «Татар-информ» Корбан бәйрәменең барлык чаралары да ковидка каршы кагыйдәләрне үтәп узачагын хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100