news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда Коръән уку бәйгесе үтте

Анда 15 яшькә кадәр Чаллыдан һәм Түбән Камадан 150 бала катнашты.

(Чаллы, 12 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы). Чаллының “Тәүбә” мәчетендә балалар арасында Коръән уку буенча бәйге үтте, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы.

Анда 15 яшькә кадәр Чаллыдан һәм Түбән Камадан 150 бала катнашты. Сабыйлар үзләрен изге китапны дөрес итеп укуда, тәҗвид кагыйдәләрен белүдә сынап карадылар. Нәтиҗәләр яшь аермыларына карап биш номинациядә чыгарылды. Хөкемдар-хәзрәтләр һәр баланы игътибар белән тыңладылар, аларның барысына да мактау кәгәзьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Коръән уку бәйгесенең тагыда зуррагы, автокалада язгы каникуллар вакытында булачак. Татарстан Диния нәзарәте һәм шәһәр мөхтәсибәте Коръән укучы балаларны барлык төбәкләрдән үзенә җыя.

news_right_1
news_right_2
news_bot