news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда Коръән күргәзмәсе ачылды

Күргәзмә Рамазан ае дәвамында, ягъни 15 июньгә кадәр эшләячәк.

(Чаллы, 19 май, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Рамазан аеның беренче көнендә Чаллы шәһәре музееның күргәзмәләр залында Коръән күргәзмәсе ачылды, дип яза җирле басма.

Күргәзмә Казан Кремленең "Кол Шәриф" музее Коръән коллекциясенең уникаль өлешен, күренекле шәмаил һәм тугра остасы, Г.Тукай бүләге лауреаты Нәҗип ага Нәккашның мәшһүр әсәрләрен, "Сабыр" ательесы теккән мөселман киемнәре үрнәкләрен, шәһәр "Хәләл-Үзәге" тәкъдим иткән дини сувенирлар һәм китапларны үз эченә ала. Шулай ук музей дирекциясе күргәзмә ачылу көненә шәһәр мәчетләре турында махсус стенд та әзерләде. Анда шәһәрнең 14 мәчете турында мәгълүматлар урнаштырылган.

Күргәзмәне ачу тантанасында шәһәр имамнары, сәнгать әһелләре, фән эшлеклеләре, мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаштылар. Күргәзмәдәге Коръән коллекциясе белән Казан Кремле ислам мәдәнияте музееның өлкән фәнни хезмәткәре Миләүшә Илгиз кызы Даутова таныштырды. Ә Нәҗип ага Нәккаш үз әсәрләре эчтәлеге, аларның язылу тарихы турында сөйләде.

Күргәзмә Рамазан ае дәвамында, ягъни 15 июньгә кадәр эшләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100