news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда "Колизей" күңел ачу үзәге янындагы биләмәләрне төзекләндерү турында фикерләшәләр

Бу бинага Чаллы татар дәүләт драма театрын күчерергә планлаштыралар.

(Чаллы, 14 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман командасы бу атнада шәһәрдә шул темага җәмәгать тыңлаулары үткәрә. Биредә элеккеге "Колизей" күңел ачу үзәге янындагы биләмәләрне төзекләндерү турында фикер алышачаклар. Мәгълүм булганча, бу бинага Чаллы татар дәүләт драма театрын күчерергә планлаштыралар, дип яза җирле басма.

Парктагы төзелеш эшләре "Татарстанда иҗтимагый киңлекләрне үстерү" программасы кысаларында алып барылачак. Фикер алышу 16 мартта 4нче мәктәпнең актлар залында булачак. Анда Чаллыда яшәүчеләрне чакыралар. Фикер алышулардан соң архитекторлар проект әзерләячәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100