news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда кикбоксинг буенча турнир үтте

Анда Татарстанның 10ннан артык шәһәреннән 116 спортчы катнашты.

(Чаллы, 31 октябрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Шәһәрдә Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты халык предприятиесе призына кикбоксинг буенча ярышлар булып үтте, дип яза җирле басма.

Анда Татарстанның 10ннан артык шәһәреннән 116 спортчы катнашты. Алар ике көн комбинатның "Бумажник" физкультура-сәламәтләндерү үзәгендә яшәделәр, күнекмәләр алдылар. Ярышлар WAKO кагыйдәләре буенча лайт-контакт һәм фулл-контакт стильләрендә үтте.

Турнир ел саен үтә иде. Спортчыларның соравы буенча комбинат җитәкчелеге аны быел республика күләмендә оештырырга булды. Комбинатның генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев әйтүенчә, ярышларда яшь спортчылар беренче батырлык дәресләре алалар, холыкларын ныгыталар, җиңүгә омтылышларын күрсәтәләр.

Төрле категорияләрдә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Катнашучыларның барысына да комбинатта җитештерелгән продукция, ә иң көчлеләргә кикбоксинг өчен шлемнар тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot