news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда "Киез итек бәйрәме" була

Гадәти булмаган киез итек киеп килүчеләргә аеруча игътибар бирелә.

 (Чаллы, 18 гыйнвар, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллыда "Түбән Кама" милли паркында, урман буенда "Киез итек бәйрәме" узачак, дип яза җирле басма.

Бәйрәм программасы шактый кызыклы. Анда һәркем үз һөнәрен күрсәтеп катнаша ала. Әммә гадәти булмаган киез итек киеп килүчеләргә аеруча игътибар бирелә. Андыйларны шәп бүләкләр көтә. Биредә киез итек басучылар үз товаларын тәкъдим итәчәкләр. Үз киез иткләрен Чаллы осталары гына түгел, Татарстанның һәм күрше республикаларның итек басучылары да алып киләчәк.Чара уен-көлке, җыр-бию белән үрелеп барачак.

Шулай ук бәйрәмгә килүчеләрне "Узган елның кары ява" исемле әкияти интерактив чара да үзенә җәлеп итәчәк. Тамашада урман эченнән төрле җен-пәриләрнең, хайваннарның килеп чыгуы көтелә.

"Киез итек бәйрәме"ендә кече-зоопарк, кул эшләре күргәзмәләре эшләячәк. Шулай ук чаңгыда, чанада шуу өчен мөмкинлекләр тудырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100