news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда кер юу машинасыннан янгын чыгып, ике кеше имгәнгән

Беренчел мәгълүмат буенча, янгын ут белән сак итмәү аркасында чыккан.

Чаллыда кер юу машинасыннан янгын чыгып, ике кеше имгәнгән
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Чаллыда кер юу машинасыннан чыккан янгында 17 яшьлек яшүсмер һәм 40 яшьлек хатын-кыз имгәнгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«19.08 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Яшьлек тыкрыгында урнашкан 3нче йортта янгын чыгуы турында хәбәр килде»,- дип ачыклык кертелгән хәбәрдә.

Беренче янгын сүндерүчеләр санаулы минутларда биш катлы йортка килгәннәр. Дүртенче каттагы фатирда кер юу машинасы һәм әйберләр януы ачыкланган. Янгын чыккан фатирдан баскыч буенча махсус битлек ярдәмендә яшүсмерне һәм хатын-кызны чыгарганнар. Зыян күрүчеләрне төтен исенә агулану билгеләре белән шәһәр хастаханәсенә алып киткәннәр.

4 кв метрга зыян китергән янгын ун минутта сүндерелгән. Янгын ут белән сак итмәү аркасына чыккан дип фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot