news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда кер юу машиналары җитештерәчәкләр

Ул 2018 елдан эшли башларга тиеш.

(Чаллы, 18 май, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Мирһади Разов). Кытай эшмәкәрләре Чаллыны үз иттеләр. Биредә "Ефәк юлы" исемле бу ил эшкуарларының базары эшли. Суыткычлар җитештерә торган  "Хаер" заводы ныклы адымнар белән уңышлы нәтиҗәләргә ирешә.

Инде кытайлылар Чаллыда кер юуу машиналары җитештерә башларга ниятлиләр. Ул 2018 елда ачылып эшли башларга тиеш. Хәзер булачак конвейр урынын әзерләү бара. Кер юу машиналары, суыткычлар кебек үк, Чаллыда - әзер детальләрдән җыелачак.

Моннан тыш кытайлылар үзләре җитештергән көнкүреш техникасын сату өчен махсус сәүдә үзәген ачарга җыеналар. Тиздән Пекиннан автокалага күпсанлы делегатция килүе көтелә.

Кытай инвесторларының Татарстанда җитештерү предприятиеләрен ачу халыкны эш белән тәмин итүдә зур әһәмияткә ия.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot