news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда керәшен халык бәйрәме Питрау билгеләп үтелә

Бәйрәмгә килүчеләр каен миллеге бәйләү, утын кисү, чәчәк бәйләмнәре җыю кебек ярышларда көч сынаша алачак.

(Чаллы, 13 июль, “Татар-информ”). Якшәмбе, 16 июльдә, Чаллы ипподромында керәшен халкының гореф-гадәт, йолаларын чагылдыра торган Питрау бәйрәме уздырыла. Бу хакта Автошәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәмдә Алабугадан - “Ак каз”, Чаллыдан - “Карендәшләр”, “Казан айбагары”, “Кама таңнары” фольклор ансамбльләре һәм шулай ук Татарстанның халык артисты Галина Казанцева чыгыш ясаячак.

“Питрау көне”ндә гадәттә уздырыла торган аркан тартышу, кыр чәчәкләреннән гөлләмәләр җыю, каен миллеге бәйләү, утын кисү кебек ярыш-бәйгеләр дә булачак.
Бәйрәм программасы танылган артистлар Александра Игнатьева, Оксана Дмитриева, Марина Карпова, Валерия Шрыкова катнашында концерт-дискотека белән тәмамланачак.
Шулай итеп, Питрау бәйрәме  Чаллы ипподромында якшәмбе көнне - 16 июльдә 16.00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot