news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда "кайнар эз"дән 516 җинаять ачылган

Чаллыда яшәүчеләр беренче 10 минутта ук полициягә хәбәр итсәләр, җинаятьне ачу мөмкинлеге 70%тан арта.

(Чаллы, 19 гыйнвар, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллыда профилактик баннерлар саны артты. Аларны кую җинаятьләрне "кайнар эздән" ачуга багышланган брифинг белән бер вакытка туры килде, дип яза җирле басма.

Сер түгел, җинаятьне полиция хезмәткәрләренең никадәр тизрәк белүе яхшырак. Бу җинаятьне ачу мөмкинлеген арттыра. Россия эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча кизү бүлеге башлыгы Илдар Хәйруллин әйтүенчә, 2017 елда полиция хезмәткәрләренә төрле дәрәҗәдәге 118 меңнән артык хәбәр кергән. 5800дән артыгы буенча җинаять эше ачылган, 7 меңнән артыгы буенча административ беркетмә төзелгән. Ә 62 меңнән артыгында административ хокук бозу яисә җинаять билгеләре табылмаган.

"Кайнар эздән" 516 җинаять ачылган. Бу барлык җинаятьләрнең 9%ы. Зыян күрүчеләрнең калганнары да вакытында хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән булса, бу сан артыграк булыр иде. Чаллыда яшәүчеләр беренче 10 минутта ук полициягә хәбәр итсәләр, җинаятьне ачу мөмкинлеге 70%тан арта. Чаллыда 5 профилактик баннер бар. Аларда истә кала торган 02 һәм 112 телефоны язылган. Шәһәрдә яшәүчеләр җинаять турында кичекмәстән шул телефоннар буенча хәбәр итсеннәр иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100