news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда кайбер гражданнар фатирларында гына тавыш бирде

Алардан көндезге сәгать икегә кадәр гаризалар кабул иттеләр.

(Яр Чаллы, 18 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Физик мөмкинлеге чикле яки сәламәтлеге какшау сәбәпле, сайлау участогына килә алмаган Чаллы кешеләр фатирларыннан чыкмый гына тавыш бирә ала. Моның өчен алардан көндезге сәгать икегә кадәр гаризалар кабул иттеләр. Шәһәрдәшләребез янына участок сайлау комиссиясе әгъзаләре һәм күзәтүчеләр килә. Әлеге төркемне хокук сакчылары озата бара, дип яза "Шәһри Чаллы".

Әгәр дә гражданин фатирында сайларга теләк белдереп, яңадан әлеге фикереннән кире кайтса һәм участокка килсә, ул аның янына киткән комиссия әгъзаләре участокка кире кайтмыйча тавыш бирә алмый. Аңа бюллетень өендә тавыш бирмәве раслангач кына тапшырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot