news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда караклар бер банкоматны ватып акча урламакчы булганнар

Билгесез кешеләр Яңа шәһәрнең өченче комплексында төнге сәгать өчләр тирәсендә караклык кылмакчы булган.

Чаллыда караклар бер банкоматны ватып акча урламакчы булганнар
архив/Михаил Захаров

(Казан, 25 июль, “Татар-информ”). Чаллыда билгесез кешеләр бер банкоматны ватып акча урламакчы булганнар. Бу хакта “Татар-информ”га шәхси чыганак хәбәр итте.

Банкоматны Яңа шәһәрнең өченче комплексында төнге сәгать өчләр тирәсендә ватарга маташканнар. Чыганак мәгълүматлары буенча, таларга тырышучылар икәү яки өчәү булган. Караклар банк автоматын вата алмаган, шулай да җиһазга шактый зыян салган.

Хәзерге вакытта хокук сакчылары гәепле кешеләрне эзли.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot