news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда карак арендага алган фатирны баскан

Карак фатирдан микродулкынлы мич, суыткыч һәм хәтта урын-җир әйберләрен дә урлаган.

(Чаллы, 28 апрель, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда берничә тапкыр хөкем ителгән 37 яшьлек ир-ат башта фатирны арендага алган, аннары көнкүреш техникасын урлап качкан. Бу хакта шәһәр прокуратурасында җиткерделәр.

Арендага фатирны ул 29нчы комплекста алган. Аннан салмыш килеш, фатирны артык тоелган әйберләрдән чистартырга тотынган. Фатирчы торактан микродулкынлы мич, суыткыч һәм хәтта урын-җир әйберләрен дә алган. Ул барлык әйберләрны арзанга гына – 10 меңгә саткан. Акчасын тотып бетергән.

Суд аны ел ярымга каты режимдагы колониядә җәза үтәүгә хөкем иткән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot