news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда капиталь төзекләндерүдән соң 3нче шифаханә ачылды

Биредә тәүлегенә 960 пациент кабул итәләр.

 (Чаллы, 14 февраль, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Зөлфия Фоатова). Чаллыда капиталь төзекләндерүдән соң 3нче шифаханә ачылды. Биредә төзекләндерү эшләре узган елның язында башланган иде. Татарстан Президентының махсус программасы буенча шәһәребезнең сәламәтлек саклау учреждениеләрен капиталь төзекләндерүгә республика бюджетыннан 1,5 миллиард сум акча бүлеп бирелде, дип яза җирле басма.

Шифаханәләрнең фасады гына үзгәреп калмады. Җиһазлары да яңартылды. Моннан тыш, барлык шифаханәләр "Дустанә шифаханә" республика проекты нигезендә эшлиләр. "Халык тиз һәм диагноз, дөрес дәвалану һәм дустанә мөнәсәбәт көтә. Шулай ук хезмәтләр уңайлы һәм сыйфатлы булырга тиеш", диде ул.

Шәһәрнең 3нче шифаханәсе – иң эре сәламәтлек саклау учреждениеләренең берсе. Бүгенге көндә биредә 62 меңнән артык кеше теркәлгән. Биредә тәүлегенә 960 пациент кабул итәләр. Биредә капиталь ремонт күләме башка учреждениеләргә караганда күбрәк. 4 катлы шифаханәне тәртипкә китерү өчен 235 миллион сум акча сарыф ителгән. Шәһәр хакимияте башлыгы Наил Мәһдиев ярдәме белән шәһәр бюджетыннан 7 млн сум акча бирелгән. Бу акчага территория матурланган, машина белән килү юлы киңәйтелгән, машина кую урыны булдырылган. Физик мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен машина кую өчен махсус урын ясалган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100